Митинглар турындагы законга үзгәрешләр кертелә

Гражданнарның митинглар, җыеннар, йөрешләр уздыруга хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында законга үзгәрешләр кертелә.

Яңа үзгәрешләр буенча, Татарстанда митинг оештыручылардан банк реквизитларын күрсәтүне таләп итәчәкләр. Бу урам җыенында 500дән артык кеше катнашкан очракта кирәк булачак. Шулай ук оештыручылар митингка килүчеләрне санитар хезмәт күрсәтү белән тәэмин итәргә тиеш булачак.

Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин моны федераль канунга үзгәрешләр керү белән бәйләп аңлатты.
Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, канун өлгесе бер нәрсәне дә тыймый: «Ул чара оештыру процессын тәртипкә сала һәм һәм оештыручыларның акцияне уңышлы уздыру җаваплылыгын арттыра».


Фикер өстәү