Иҗтимагый палата әгъзасы Азат Гайнетдинов: «Коткыга бирелүдән Ходайга ышану коткара»

Тынгысыз чорда яшибез. Көн тудымы – яңа хәбәр. Аларның кайсына ышанырга, нәрсә уйларга белгән юк. Шушы шартларда ничек коткыга бирелмәскә? Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Азат Гайнетдинов хәбәрләрне азрак тыңлый башлаган.

– Баштарак хәбәрләр белән даими кызыксынып тора идем. Аннары алардан башым авырта башлады. Бер чыганакта бер төрле сөйлиләр, икенчесендә башкача язылган. Кайсына ышанырга белмәссең. Хәзер хәбәрләрне бөтенләй тыңламыйм. Коткыга бирелмәс өчен шуннан да яхшысы юк, – ди ул.

Күңелеңә тынычлык табу өчен тагын бер үтемле чара дип Аллаһы Тәгаләгә ышануны атый ул.

– Коткыга да бирелмисең, күңелдә тынычлык та бар. Ходайның әмереннән башка агачтан яфрак та төшми. Бүген ник авырлыклар килә? Җәмгыять үзгәрде: кешеләр усал, аракы эчү, зина, урлау, риба таралды. Монда барыбыз да гаепле. Дөньяны үзгәртәсең килсә, эшне үзеңнән башларга кирәк. Ни генә булса да, адәм баласы үзенең кеше икәнен онытмаска тиеш, – ди Азат Гайнетдинов.


Фикер өстәү