Кешегә… кеше кирәк!

Һәркемнең күңеленә тәэсир итә торган вакыйгалар үзәгендә яшибез. Чынбарлыкның кичәгедән никадәр аерылуын, кемнең кем икәнен дә ачык күрсәтә торган вакыт. Бу  куркыта. Һәм бу – куркыныч. Шулай да мондый шартларда да фикерләү, кичерү, ярату, аңлау, сабыр итү, анализлау сәләтенә ия булган зат – кеше булып каласы иде… «Ничек?» дигән сорауга җавапны бергәләп эзлибез.

 Бер-береңдә кеше күрергә өйрәнгәндә генә кеше булырсың. Язучы, шагыйрь Александр Радищевның шундый сүзләре бар. Хәзерге вазгыятькә бу бигрәк тә туры килә. Гаепсездән гаепле, теге яисә бу сәяси, дөньяви карашың өчен дошман булып куярга да күп кирәкми. Иң куркынычы – үз кавемеңдәгеләргә таш ату. Туры мәгънәдә түгел, билгеле. Сүз белән яралау, күралмау күренеше социаль челтәрләрдә, гадәти тормышта, эш урынында, хәтта гаилә әгъзалары арасында күзәтелә хәзер. Барыбызның да адәм баласы икәне дә онытыла…

Төптәнрәк уйлап карасаң, хисләрнең бер мәлдә ташып чыгуына күптәннән җыелган сәбәпләр дә тәэсир итә. Коронавирус пандемиясе тормышны тамырдан үзгәртте, җирле вакыйгалар җанны талады, Олимпия уеннарындагы гаделсезлекләргә исебез китте. Хәзер уйларыбызны башка борчулар яулады…

 

Хисләр өстен чыкса, нишләргә?

Мондый кискен реакциянең табигый булуын искәртә белгечләр. Борчу-төшенкелек хисләре вазгыять киеренке төсмер алганда аеруча чагыла башлый.

Психолог-консультант, шәхес үсеше тренеры Айнур Хөсәенов әйтүенчә, дөньяга инстинктив-хисси мөнәсәбәт белән карау һәрвакытта да аңлы эш итүгә караганда беренчелрәк тора.

– Иң мөһиме – бу курку-борчу хисләре ниндидер җитди эш-гамәлләргә китермәсен. «Беренче чиратта нишләргә кирәк соң?» дигән сорауга… бернәрсә дә эшләмәскә дип җавап бирер идем. Тирән итеп сулыш алырга, су йотып куярга, битне юарга, ятып, утырып, басып торырга, әмма моннан да артыгы түгел. Вакыйгалар ташкыны аркасында килеп чыккан хафалануны бетерү өчен үзеңне негатив чыганагыннан аерырга кирәк. Бу – иң мөһиме! Социаль челтәрләрне, телевизорны азрак карарга, вазгыятьне тагын да кискенләштерә торган кешеләр белән аралашмаска, алардан ерагаерга. Мондый очракта сез файда китерердәй гамәл – коткы таратуны киметүгә өлеш кертү. Үз-үзеңне кайгырту турында да онытмасак иде. Ашау-эчүдән калмаска. Эчтәге борчуларны якыннар белән бүлешергә була. Монысы куркыныч вазгыять турында коткы тарату түгел, ә борчулар белән уртаклашу гына, таяныч эзләү юлы булып санала, – дип аңлата психолог.

Киеренке шартларда да тынычлык саклау мөмкин хәл. Ышанырга кыен да кебек, әмма бу чынлап та шулай.

– Борчу хисе тудырган сәбәпләр белән эшләргә өйрәнергә кирәк. Шәхси терапия үтәргә мөмкин. Ягъни белгечкә барып күренергә. Психологлар да кеше бит инде, алар да борчыла, бу хис торган саен арта да. Без дә белгечләргә йөрибез инде ул, – ди Айнур Хөсәенов та. – Махсус коткыга бирелергә ярата торган кешеләр бар. Андыйларны үзгәртеп булмый, алар инде паникага бирелергә күнеккән. Әйтүемчә, тынычлануның иң төп чарасы – тирән итеп сулау. Котылу юлын һич кенә дә хәмер һәм башка начар гадәтләр аша эзләргә ярамый. Әле алар хәлне катлауландырырга да мөмкин.

 

Зыян итмә!

Мәгълүмат күплеге белән көрәшеп булмый. Аны чикләргә генә мөмкин.  Практик психолог, психология фәннәре магистры Зөһрә Кәримова әйтүенчә, хәзерге вазгыятьтә күңелне борчуга сала, яшәргә комачау итә торган төп чыганак (ничек кенә парадокс буларак яңгырамасын) – ул мәгълүмат ала торган каналлар.

– Кеше ял итми, тормыштан, һәр туган көннән ләззәт алмый башлый. Елмаю урынына усаллык, агрессия, гаеп чәчә. Негатив китерә торган мәгълүматтан качып котылып булмый, аны барыбер укыйсың, күрәсең, ишетәсең инде. Андый очракта исә боларның барысын да күңелгә якын алмаска киңәш итәбез, – ди белгеч. – Әйе, әйтәсе җиңел, әйе, куркыта. Әмма андый мәгълүмат белән танышып кына тормыш җиңеләяме әллә? Үзебезгә генә начар ясыйбыз бит. Бу коронавирус инфекциясе очрагындагы кебек. Чир пәйда булуга кешеләрне коткы хисе биләде, очрашырга, аралашырга курка башладык, арада элемтә югалды.

Кеше булып калу җиңел, ди психолог. Аның өчен иң элек кеше үзе белән гармониядә булырга, йөрәгендә мәхәббәт, игелек һәм тынычлык кебек сыйфатларны йөртергә тиеш.

– Үзебезне үзгәртүдән дөнья да үзгәрә. Сезгә карата ниндидер дорфалык, агрессия кулланыла икән, шул ук юлны сайлап, ачу белән җавап бирергә кирәкми. Таш атканга, аш белән ат дигән бик дөрес, гыйбрәтле сүзләр бар безнең халыкта. Шулай итсәгез, сезгә дә җиңел булачак, усал кыланган кеше дә үзенең хаксызлыгын таныячак. Бу бит декрет ялында озак утырган әни кебек. Ул да арыганга гына балаларына ярсый, кычкыра, – дигән фикердә Зөһрә Кәримова. – Мондый ярсу күренешләре булмасын өчен, эчке ресурсларны тутырып торырга кирәк. Бу ни дигән сүзме? Игелек кылу, кешеләргә карата мәрхәмәтле булу, мәхәббәт өләшү. Социаль челтәрләрдә дә мөмкин кадәр үзеңне позитив тотарга киңәш итәм. Башкаларга агу чәчмәскә, үзеңә карата да мондый алымны кулланырга юл куймаска.

Психолог үзе дә күптән түгел Европа буенча сәяхәттән йөреп кайткан. Кешеләрдәге агрессиянең кискенләшүен шунда да сизгән ул.

– Украинадан бер гаилә, Россиядән булуымны аңлагач, сүз белән һөҗүм итте. Әлбәттә, әйткәннәреннән күңелдә юшкын калды. Психолог буларак, мин аны аңлыйм да, аларның хисләрен уртаклашам да. Әмма үз-үземне битәрләүгә кадәр барып җитмәячәкмен. Гаепсездән гаепле булу хисен кичерергә кирәкми, – ди ул. – Безгә бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк. Хәзергә генә, барысы да тынганчы дип кенә түгел. Хөрмәт гел булырга тиеш!

 

Андрей Курпатов, психотерапевт:

– Кешелеклелек һәм аек акыл бик аз бездә. Бөтен кешеләрне бер-берсенә каршы котыртуга сәбәп тудыру өчен утка шырпы ташлау җитә. Минемчә, бу дөрес түгел. <…> Дөнья һәрдаим кризис, төшенкелек, сугыш, үзгәреш кичереп тора. Бу кешелекнең һәр чорында шулай иде. Безнең, әлбәттә, тарих башка кабатланмас диясе килә. Ә бу – иллюзия. Кеше шулай корылган: ул яңадан-яңа низаглар тудырып торачак. Моның нәтиҗәсе буларак һәр яңа чор буынына нигездән үзгәрешләр, инкыйлаб-сугышлар туры килә.

<…> Әгәр дә без эчке явызлыгыбызны аңламыйбыз икән, без, гомумән, яхшы кешеләр була алмаячакбыз.  Мондый чорда кеше булырга өйрәнәсе иде: берәүгә дә начарлык теләмәскә, чөнки ул болай да җитәрлек. Бу – эчке сайлавыбыз. Шуңа күрә, бер яктан, безгә барыбыз да, вазгыятьнең барлык авырлыгын аңлап, бөтен хәлләр турында уйларга кирәк, ә икенче яктан, без беркемгә карата да нәфрәт хисе кичермәскә өйрәнергә тиеш.

(«Ютуб» каналындагы тапшыруыннан)

 

P.S. Насыйп итсә, дөньясы да җайланыр,  үз күчәренә кайтыр. Барысы да тынгач, әйткән сүзләребез, кылган гамәлләребез аркасында бер-беребезнең күзләренә карарга оят булмасын иде, шул гына. Җимерелгәнне төзекләндереп, купканны ябыштырып булыр. Сүздән калган яра гына төзәлмәс. Кеше булып каласы иде!

 

Чулпан Гарифуллина

 

 


Фикер өстәү