Казан метрополитенының станцияләре арасында интернет барлыкка киләчәк

Казан метрополитенының станцияләре арасында мобиль элемтә һәм интернет барлыкка киләчәк — 3G/4G кәрәзле элемтә база станцияләрен урнаштыру эше башланды.

«Метроэлектротранс»ның мәгълүмати технологияләр һәм элемтә дирекциясе хезмәткәрләре хәзер «Дубравная» станциясендә радиомодуль урнаштыру өчен кабель сузалар. Кабель метро тоннельләренең буеннан-буена узачак. Радиомодульнең эш принцибы роутерныкы кебек: аңа тоташтырылганнан соң, пассажирлар электропоездда кәрәзле элемтә һәм интернеттан файдалана алачак, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте.

Җиһазларны урнаштыру агымдагы ел ахырына тәмамланачак.


Фикер өстәү