Алдакчы брокерлар Казанда яшәүче бер ир-атны 1,5 миллион сумнан артыграк акчасыннан мәхрүм иткән

Хәзерге вакытта “Сафиуллин” полиция бүлегендә җинаять эшен кузгату турындагы мәсьәлә карала.

Күптән түгел генә “Сафиуллин” полиция участогына 43 яшьлек бер ир-ат мөрәҗәгать иткән. Ул 24 гыйнварда интернет челтәрендә инвестицияләр ярдәмендә акча эшләү ысулын эзләп тапкан. Сайтта үзенең телефон номерын калдырган.

Озак та үтми, аңа ниндидер Мария шалтыртакан. Кыз үзен инвестиция компаниясе хезмәткәре буларак таныштырып, сәүдә мәйданчыгында теркәлү өчен 150 доллар түләргә кирәклеген әйткән. Кесәсен җиңел генә калынайтырга ниятләгән ир, моның барлык киңәшләрен тотып, онлайн-кошелекка таләп ителгән күләмдә акча салган, шулай ук кирәкле кушымта урнаштырган һәм анда, счеты белән, сәхифәсен булдырган. Шуннан соң Мария аны менеджер Дмитрий белән тоташтырып, алга таба алыш-бирешләрдә аның ярдәм итәчәген әйткән. Ир Дмитрийның киңәше буенча ике банктан берәр кредит алып, акчаны күрсәтелгән счетка күчергән.

Шуннан соң ир үзенең счетында 36 мең доллардан артыграк акчаны күреп алган. Аны ул шундук алмакчы булган, ләкин мошенник, төрле сәбәпләр табып, бу эшне икенче көнгә калдырырга күндергән һәм бераздан элемтәгә керми башлаган. Ир шунда гына үзенең мошенниклар кармагына эләккәнлеген аңлаган.
Шулай итеп, ялган брокерларга ышанган ир миллион ярымнан күбрәк акчасыннан коры калган. Хәзерге вакытта “Сафиуллин” полиция бүлегендә җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала.


Алдакчы брокерлар Казанда яшәүче бер ир-атны 1,5 миллион сумнан артыграк акчасыннан мәхрүм иткән” язмасына фикерләр

  1. Мин дэ шулай ук брокерлар кулына элэктем,шул ук тэртиптэ ,тик мин эчке сиземлек белэн микэн анлап алдым аларнын мошенник икэнен,башка акча кучермэдем.hэм алар минем акчалар белэн юкка чыктылар..

Фикер өстәү