Ялгыз аналар яңа түләү алырга мөмкин

8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга пособие алучы ялгыз аналар (аталар) яңа түләүгә күчәргә мөмкин. Бу хакта хезмәт министры Антон Котяков Россия Президентының Министрлар Кабинеты әгъзалары белән киңәшмәсендә белдерде, дип яза “РИА Новости”.

Котяков аныклап үткәнчә, мондыйлар, гариза тапшырып, 1 майдан яңа түләүгә күчәргә мөмкин. Министр кисәтеп әйткәнчә, бу очракта иске түләү туктатыла.
Ул шулай ук әлеге программага 500 миллиард сумнан артыграк күләмдә акча биреләчәген әйткән.
1 апрельдән Россиядә 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар үстерүче гаиләләргә яңа пособиеләр түләнелә башлый. Пособие җан башына туры килә торган кереме бер кешегә яшәү минимумы күләменнән кимрәк булган гаиләләргә биреләчәк. Пообие күләме төбәктәге яшәү минимумының 50-100 процентын тәшкил итә. Хәзерге вакытта 8-16 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче ялгыз аналар (аталар) балага төбәктәге яшәү минимумының яртысына тигез күләмдә пособие ала.


Фикер өстәү