Мари авылында яшәүче вьетнам Клим Ву: «Аларның гореф-гадәтләре безнекенә дә охшаган»

Кукмараның 26 хуҗалыклы Синерь авылында  киң күңелле, авыл халкын милли ризыклар белән  сыйлаучы Клим Ву яши.  Авылда аны оста теннисчы, волейболчы буларак беләләр.  Туган яклары сагындырса да, Клим мари халкын бик яратып өлгергән.

– Казанда милләттәшләрем эшли иде. Ял вакытында кунакка  килгәләдем. Үзгәртеп кору елларында  Казанга күчендем. Ошамаса, кире кайтып китәрмен дип уйлаган идем. Әмма  тиз арада барысын да яратып өлгердем. Тулай торакта  яшәгәндә, Валя белән таныштык. 1996 елда Кукмарага кайтып киттек.  Анда аның әнисе ялгызы гына калган иде. 2000 елларда әнисенең туган авылы Синерьга кайтып, йорт сала башладык. Ни өчен дигәндә, авыл таркала  башлаган иде инде. Валяның барлык туганнары йорт җиткереп, авылны яңадан торгызды.  7 ел шунда яшибез инде. Табигате дә, кешеләре дә искиткеч. Кукмарада базарда сату итәм. Ике улыбыз бар. Берсе вьетнам кызына өйләнде, – ди Клим.

Клим әйтүенчә, ул – бик җайлы кеше. Шаяртырга ярата, чит кешеләр белән уртак тел табу авыр түгел аңа. Башка халыкларның мәдәниятен ярата. Бәйрәмдә үзе дә милли кием кия.  Вьетнам халкы кунакчыл, шат, ачык  күңелле, ди. Татарстанда яшәгәч, татарчага өйрәнгән.  Шуңа күрә чит җирдә үзен  бер дә ят хис итми. Авыл халкы белән бергәләп волейбол, теннис уйныйлар икән.  Клим монда – иң төп уенчы. Авылда бәйрәмнәр уздырганда кыйммәтле бүләкләр  алып кайта.

– Гыйнвар аенда «Шорыкйол» дигән бәйрәм уздырабыз. Авыл кешеләре өйдән-өйгә кереп, хуҗалык хәлләре турында кызыксына. Анда тәмле ризык пешереп көтеп торалар. Клим безне дөге оныннан ясалган  нэм дигән коймаклар белән сыйлады. Авыл халкының беренче тапкыр ашавы иде.  Фо дигән милли ашны  бик оста пешерә, – дип мактап сөйләде Климның хатынының туганы Ольга Санникова. – Вьетнамга еш баргалыйм. Шуңа күрә ул  мине үз туган иленең бер өлеше итеп күрә. Андагы хәлләр турында кызыксына. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз.  Климны авылда барысы да ярата. Бик мәрхәмәтле кеше ул.

Мари һәм вьетнам халкы гореф-гадәтләре арасында охшашлык бар. Әйтик, ике халыкта да өйләрдә мәрхүм әби-бабайларның фотолары эленгән җирдә шәм яндыру, җиләк-җимешләр кую гадәте бар. Бу –  аларның рухларын шатландыру йоласы.

Сәрия МИФТАХОВА


Фикер өстәү