Казанда эш урыннары ярминкәсе узачак

17 нче март көнне Казанның Вахитов районындагы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә  эш урыннары ярминкәсе узачак. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

Эш эзләүчеләр, шул исәптән өлкән яшьтәге кешеләр, район предприятиеләрендәге буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында белә, эшкә урнашуда ярдәм ала, мәшгульлек үзәге белгечләреннән законнар, өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча консультация ала алачак.

Вакансияләр ярминкәсе 9:00 дән 11:00 гә кадәр Качалов ур., 77 адресы буенча узачак. Тулырак мәгълүматны +7(843)277-40-51 телефоны аша белергә мөмкин, дип хәбәр ителә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сайтында.


Фикер өстәү