Флүзә Хәлиуллина: «Ананас үстердем, чиратта – помело»

Башкортстанның Ярмәкәй районы Искешах авылында гомер итүче Флүзә Хәлиуллина белән безне социаль челтәрдәге сәхифәбез таныштырды. Ул үстергән чәчәкләрнең сурәтләре яныннан тыныч кына үтеп китеп булмый шул. Өстәвенә, җылы якларда үсүче җимешләрне дә утырта икән.  Ананасны үстереп ашаганнар инде, хәзер помело өлгергәнне көтәләр.

– Искешах авылына 38 ел элек килен булып төшкән идем. Салада эш сайлап тормыйсың, нәрсә кушалар – шуны эшлисең инде. Клубта да эшләдем, каенанам белән сарык та карадым, колхозда сыер да саудым, казлар да үстердем, чөгендер басуында да бил бөктем. Ә чәчәкләр үстерүдән җаныма рәхәтлек таптым, – дип башлады ул сүзен. –  Чәчәк белән җенләнү – әниемнән  күчкән шөгыль. Балачактан ук гөлләр ярата идем. Әниемнең салкын кышкы айларда да  гөлләре шаулап чәчәк атты. Авыл кешеләре  кызыгып, гөл ботакларын сорап, еш килде.  Берсен дә кире бормады. Без матурлык арасында үстек. Үзем дә авылның иң матур урынында яшим, янәшәбездә күл, йортыбыз тау башында утыра. Өем тулы гөлләр, бакчам тулы чәчәкләр минем. Яшелчәләрем дә шаулап уңа. Әле менә теплицага 50 төп кыяр утырттык. Аны җылытып торабыз.

Флүзә апа – биш бала анасы. Дүртесенең үз тормышы икән инде. Төпчек балаларын гына башлы-күзле итәсе калган. Оныкларын исә чит ил җимешләрен үстереп сыйлый ул. Күптән түгел үзләре үстергән ананастан авыз иткәннәр.

– Ул ананасны ял итәргә баргач, Гоадан күчтәнәч итеп алып кайткан идем. Февраль ае булса да, яшел өлешен суга утыртып карадым. Акрынлап тамыр җибәрде, җәй башында теплицага күчердем. Берзаман ананас чәчәк атты. Башта җимеш бирүенә бик ышанып та җитмәдек. Ә аның чәчәге җимешкә әйләнә башлады, җимеше зурайгач, сабагы кипте. Җитешкәндер дип аны кисеп алдык. Ананасыбыз 1 ел да 8 ай эчендә өлгерде, – ди Флүзә апа. – Помело орлыгын да утыртып куйган идек. Анысы да үсеп килә. Җимешен алып булырмы, билгесез. Мин бит ул җимешләр өчен махсус берни сипмим. Ашлама да кулланмыйм. Су сибәм дә, йөрәк җылымны кушам. Шуның белән үсәләр.

Флүзә апа кая барса да, гөлләрне күзли, ошаганнарының чыбыкчасын алып кайта.  Мисырдан  бугенвиллия дигән чәчәкнең 14 ботагын алып кайта. Аларның берсе генә тамыр җибәреп үсеп китә.

– Өемдә дә, бакчамда  да гөлләр, чәчәкләр күп. Хризантеманың гына да 50 төре бар. Нәрсәләр үстерәсез, дигәнгә җавап биреп бетерә алмыйм. Интернетта нәрсә күрәм, шуңа заказ бирәм, – ди ул.

Флүзә апаның шөгыльләре бихисап. Барысы да чәчәкләргә бәйле. Үзе әйтмешли, аңа чәчәк кенә булсын. Тереме, юкмы – мөһим түгел. Интернеттан өйрәнеп, ефәк тасма белән чәчәкләр дә чиккән ул. Әле дә, сорап килүче булса, эшләп бирә.

–  Ефәк тасмадан ясаган картиналарым да бар. Аларны сатып алучылар күп булды. Шулай ук интернеттан өйрәнеп, төсле кәгазь белән дә чәчәкләр ясый башладым. Ул эшләремне күргәзмәгә дә йөрттеләр. Әйтәм бит, мин – чәчкә җанлы кеше. Әле ярый ирем сүз әйтми. Бөтен эшне бергә эшлибез. Иремнең кулы алтын. Бакчада бер кул эше калмады. Бар эшне үзе ясаган тракторы белән башкара. Миңа бик булыша, – ди Флүзә апа.

Алар чәчәк белән яшелчәне дә мулдан үстерәләр, күп итеп мал да тоталар, кош-корт та асрыйлар.  Ял итәргә, күңел ачарга да вакыт табалар. Флүзә апа клубтагы чараларда да актив катнаша.

– Тормыштан ямь табып яшәргә кирәк.  Чәчәкләр арасында яшәп, начар уй уйламыйсың. Матурлык  яшәргә көч бирә. Мин бик тә бәхетлемен, – ди ул. –  Кулы эш белгән кеше югалып калмый. Иренмәскә генә кирәк. Хәзер бит интернет барысына да өйрәтә. Кулыңа эш тоту – җан рәхәте. Аллаһы Тәгалә эштән аермасын!

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 


Фикер өстәү