“Самосырово”дагы тәмсез ис бетәчәк: чүплек 30 елга җитәрлек электр энергиясе белән тәэмин итәчәк

Татарстан халкы 2023 елда “Самосырово” чүплегеннән алынган электр энергиясе кулланачак һәм сасы ис хакында бөтенләйгә онытачак. Калдыклардан энергия алу системасы Россиядә беренчеләрдән булып бездә барлыкка киләчәк. Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский шулай дип белдерә.

– “Самосырово” чүплеге өч өлешкә бүленгән. Без аны беренче, икенче, өченче карта дип йөртәбез. Беренчесен без рекультивацияләдек. Исегездә булса, андагы чүпләр юл буеннан узганда да тау кебек күренеп тора иде. Хәзер ул урынга киредән чүп ташлаучы юк. Ә инде калган ике өлешендәге калдыкларны махсус япма белән ябып куеп, тиешле җиһазлар урнаштырып, алардан энергия алачакбыз, – ди министр урынбасары.
Биредә эшләрнең 25 проценты тәмамланган инде. Сасы ис тә элеккеге төсле килми икән. Егор Тарнавский биредә урнашкан “Восточный” полигоны хакында да әйтте. Ул да хәзер эшләми икән. “Самосырово” чүплекләрен 2017 елда, соңгысын 2018 елда япканнар. Бирегә бер генә машинаның да чүп чыгарганы юк, ди ул.

– Бу бистәдә яшәүче халык начар истән еш зарланды. Экологлар тәүлек буе кизү торып, атмосфераның сыйфатын тикшерде. Шуннан соң, чүплекне ябарга дигән нәтиҗәгә килдек. Сер түгел, чүплекләрнең һәркайсы һавага начар газ бүлеп чыгара. Черү процесслары да үз эшен эшли. Уйлаган эшне җиренә җиткереп башкарып чыксак, без бу чүплекләрдән 30 елга җитәрлек электр энергиясе алачакбыз, – ди Егор Тарнавский.

Илдәге вазгыять чүплеккә кирәкле җиһазларга кытлык китермәсме? Егор Тарнавский чит илдән кайтасы кирәкле җиһазлар инде Россиядә икәнен әйтә. Димәк, кытлык булмаячак.

– Барлык кирәк-яраклар алдан алынып куелды. Шуңа күрә без “Самосырово” чүплегендәге барлык эшләнәсе эшләрне тиешле вакытка башкарып чыга алачакбыз, – диде ул.

Сүз уңаеннан, чүплектәге эшләр “Чиста ил” федераль программасы кысаларында башкарыла. Рекультивация эшләре өчен 872,2 млн. сум акча тотылачак.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү