Илнар Хөснуллин: «Быелгы турнирның иң зур яңалыгы – аның кабат Казанга әйләнеп кайтуы»

“Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирына багышланган матбугат очрашуында быелгы ярышларның үзенчәлеге турында сөйләделәр.

“Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәрриренең беренче урынбасары Илнар Хөснуллин сүзләренчә, ярышның төп яңалыгы – аның быел башкалада оештырылуы.

– Спорт министрлыгы, Көрәш федерациясенә рәхмәт. Ашаган белми, тураган белә. Әле бит матди чыгымнары да бар. Без исә бу ярышның гореф-гадәтләрен, батырлар исемен саклау өлешен кайгыртабыз. Быелгы турнирның иң зур яңалыгы – аның кабат Казанга әйләнеп кайтуы. Соңгы елларда ул Чаллыда, Әлмәттә, Зәйдә, Актанышта, Биектауда, Минзәләдә узды, – диде урынбасар.


Фикер өстәү