Казахстанда Радий Хәбировның игезәге табылган

Казахстан эшмәкәре Кайрат Боранбаев Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка бик нык охшаган.

Башкирия белән Боранбаевны бәйләнеше шунда: ул «Төбәк туклану предприятиеләре челтәре» компаниясенең гамәлгә куючысы булып тора. Гади генә әйткәндә, Боранбаев компаниясе әлеге төбәктә тиз хезмәт күрсәтүче барлык рестораннар белән идарә итә. Шулай ук ул Россиянең тагын 13 субъектында «Макдоналдс» эшчәнлеге кураторлыгы да аның өстендә. Бу Боранбаевның бердәнбер активлары түгел – ул нефть бизнесы, дарулар җитештерү һәм күчемсез милек белән шөгыльләнә. «Forbes» журналы аны Казахстанның иң мөһим эшмәкәрләренең берсе дип атый.

55 яшьлек Кайрат Боранбаев 57 яшьлек Радий Хәбировны хәтерләтә. Аларның йөзләре, елмаюлары, чәчләре һәм күзләре дә охшаш, дип яза newsbash.ru .

 


Фикер өстәү