Пособиеләр, бюджеттагыларның хезмәт хаклары һәм пенсияләр артачак

Якын арада минималь хезмәт хакын (МРОТ), бюджет тармагы хезмәткәрләрнең акчасын, яшәү минимумы, шулай ук барлык социаль түләү, пенсия күләмен арттырырга җыеналар. Россия төбәкләренә социаль-икътисади ярдәм күрсәтү буенча киңәшмәдә ил Президенты Владимир Путин шул хакта хәбәр итте.

– Бәяләр кешеләрнең кеременә дә йогынты ясаганын аңлыйм. Шуңа күрә якын арада пособие, пенсия, барлык социаль түләүләрне арттыру буенча карар кабул итәчәкбез. Минималь хезмәт хакы һәм яшәү минимумы күләмен дә, бюджет өлкәсендәгеләрнең дә акчасын арттырачакбыз, – диде дәүләт җитәкчесе.
Президент ассызыклаганча, мондый киеренке шартларда да фәкыйрьлекне киметү өчен чаралар күрергә кирәк.
Владимир Путин Хөкүмәт вәкилләренә кыска вакыт эчендә эшен югалткан кешеләргә ярдәм күрсәтү чараларының нәтиҗәлелеген анализларга кушты. Президент билгеләп үткәнчә, бу чараларны арттырырга кирәк.


Фикер өстәү