Чигүче Фәридә Кәримуллина: «Чигүгә тотынсам, җаныма тынычлык табам»

Эшсез торсам, үземә урын тапмыйм. Арчада яшәүче 64 яшьлек кул эшләре остасы әнә шулай ди. Гомере буе чигү чиккән ул. Мәктәпне тәмамлауга,  «Арча милли киемнәре» оешмасына эшкә килә. Бик яратып эшли башлый. Әмма оешма 2006 елда ябыла.

– Шуннан соң безне  эшмәкәр Айрат Солтанов үз канаты астына алып, тагын эшли башладык. Ул үзе безгә читек, чүәкләрнең өлгесен кисеп бирә иде. Без аны чигә идек. Әмма ул да озак эшләмәде, без яңадан таралыштык, – ди Фәридә апа.

Әнә шуннан соң ул өендә үзенә эш урыны көйләтеп куя. Әкренләп заказлар кабул итә башлый. Оста куллы икәнен белеп алгач, эш бирүчеләр аны үзләре таба. Заказ арты заказ килеп кенә тора. Пенсиядәге кешегә өстәмә акча да комачау итми. Җитмәсә, гомере буе эшләгән эше бит! Тик бер ягы бар – гел энә җеп тотып, күзләренә  зыян килә. Шуңа да  Фәридә апа хәзер күзлек киеп эшли икән.

–  Берьюлы өч кеше белән эшлим. Берсе сумкалар чиктереп ала, икенчесе – аяк киемнәре, өченчесе мендәрләргә бизәк чигеп бирүемне сорый. Безнең эш башкачарак. Кулъяулык чигү генә түгел. Бер кулда – машина энәсе, икенче кулда – башкасы. Без аны «чирмеш энәсе» дип йөртәбез. Шулар ярдәмендә орчыктагы җепне чигеп, аннары  бизәкләрне тоташтырабыз. Чигүне аңлар өчен үзеңә карап торырга кирәк, – ди Фәридә апа.

Баксаң, ни чиккәнен ул үзе дә күрми икән. Сул яктан эшлиләр, бизәк уң якка чыгып бара.

– Заказлар күп булганга сөенәм генә. Җәен бакчада эш күп булгач, кайчак эшләми дә торам. Әмма бик үтенеп сорасалар, чигүгә вакыт табам. Кышын инде рәхәтләнеп эшлим. Өйдә алай эш күп булмый. Нишләргә кирәк тагын? Әгәр кул эше дә тотмасаң, көнне уздырып булмый. Эш белән  гомер узганы да сизелми. Чигүгә тотынсам, җаныма тынычлык табам, – ди Фәридә апа. –  Ә инде эшем өчен акча түләнгәч,  күңел сөенә. Пенсиядә килеш акча эшли алуыма шатланып бетә алмыйм. Әле киләчәктә дә, сәламәтлегем бер килеш  торса, кул эшемне ташламаска уйлыйм. Үзем кебек өлкәннәргә киңәшем шул – кул эшләренә тотыныгыз. Җанга ял алуга ни җитә!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү