Рөстәм Миңнеханов Мария Львова-Белова белән аналар һәм балаларга ярдәм итү хакында сөйләште

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанга эш сәфәре белән килгән Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.  

Очрашуда аналарга һәм балаларга ярдәм күрсәтү, төбәк дәрәҗәсендә балалар омбудсменнары институтын үстерү мәсьәләләре, алдагы хезмәттәшлек буенча планнар һәм уртак проектлартурында фикер алыштылар.

Львова-Белованың Казанга Идел буе федераль округлары төбәкләре дәүләт хакимиятенең Закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында катнашу максатыннан килгән иде.


Фикер өстәү