«365 көн догада» дигән китап дөнья күргән

Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрият йорты татарча «365 көн догада» дип исемләнгән китап бастырып чыгарган. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге басмада тормыштагы һәр очракка кагылышлы догалар тупланган. Биредә дога кылу әдәпләре, шартлары, тәртипләре белән танышырга мөмкин. Шулай ук китапта зикерләр, салаватлар, мөбарәк кичәләрдә, айларда кылына торган догалар һәм Коръән укыганнан соң багышлый торган догалар да урын алган.

Китапны нәшер итүчеләр әлеге китап турында «тормышыбызны догалы итүдә сәбәпче булыр һәм һәркем өчен файдалы чыганакка әверелер» диләр.


Фикер өстәү