16 яшькә кадәрге балалар өчен яңа пособие майда түләнә башлый

Кереме аз булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен түләүләрне май аенда бирә башлаячаклар. Премьер-министр Михаил Мишустин Хөкүмәт утырышында шул хакта әйтте.

«Ата-аналарга ярдәм күрсәтүне дәвам итү мөһим. Кереме аз булган гаиләләрдә үсүче 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләрне май аенда бирә башлыйбыз. Алар 1 апрельдән исәпләнәчәк», — диде ул. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Мишустин әйтүенчә, системаны мондый гаиләләргә тизрәк ярдәм итү өчен көйләргә кирәк. Кешеләрнең матди хәлен оператив рәвештә исәпкә алырга һәм, бигрәк тә, әти-әниләр эшен югалткан очракта, андыйларга дәүләт ярдәмен тиз арада күрсәтү мөмкинлеге каралачак.

Балалар өчен яңа пособие түләү тәкъдимен Владимир Путин март башында әйтте. Сүз гаиләнең уртача керемен җан исәбенә бүлгәч, бер кешегә яшәү минимумыннан кимрәк чыккан гаиләләр турында бара. Пособиенең күләме төрле. Ул төбәктә билгеләнгән яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итәчәк. Пособиенең яынча күләме –  алты меңнән алып унике мең сумга кадәр.


Фикер өстәү