Казанда боз ярылып, 10 яшьлек кыз суга төшеп киткән

Казанда Авангард урамыннан ерак түгел, Урта Кабан күлендә 10 яшьлек кыз боз ярылып, суга төшеп киткән. Бала бозда өлкәннәрдән башка гына йөргән.

Әлеге урынына кичекмәстән килергә чыккан. Алар килеп җиткәнче әлге хәлнең шаһите кызны коткарган булган. Ул баланы ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган. Кызны хастаханәгә озатканнар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан башкаласында яшәүчеләргә бозга чыкмаска һәм балаларны караучысыз калдырмаска киңәш итә.


Фикер өстәү