Калфаклар тегүче Илүзә Садриева: «Милли җанлы татар кызы мин»

Казан дәүләт университетында белем алучы кыз түбәтәй, калфаклар тегә. Кешеләрне матурларга да ярата ул. Буш вакыты булдымы – театрга йөри. Кукмара районының Яңа Сәрдек авыл кызы Илүзә белән аралашкач, татар булуың өчен горурланып куясың.

–  Укырга кергәч, милли чараларда катнаша башладым. Шунда кешеләрнең башына кигән түбәтәй-калфакларына карап соклана идем. Аеруча кечкенә генә түбәтәйләр күңелдә кызыксыну уятты. Минем дә шуларны киеп йөрисем килә башлады, – ди Илүзә. – Эзләнә торгач, социаль челтәрләрдән күптөрле түбәтәйләр, түбәтәй тегү буенча видеоматериаллар таптым. Шуннан соң тегеп карарга булдым. Беренче итеп кул астында гына булган материаллардан тәүге кызыл төстәге түбәтәемне тектем. Бик үк җиренә җиткерелеп эшләнмәсә дә, ул миңа шундый якын, аны истәлек итеп саклыйм.

Кыз көннән-көн остара. Аның кул эшләрен башкалар күреп ала. Ул аларны «Инстаграм»дагы шәхси битенә урнаштыра. Шуннан соң заказлар килә башлый.   Үзе дә сизмәстән түбәтәй тегү белән ныклап шөгыльләнергә тотына. Илүзә бик тә театр карарга ярата.

– Камал һәм Тинчурин театрларының бер спектакльләрен дә калдырмаска тырышам. Театр бинасына бару бәйрәмгә тиң. Ә анда түбәтәйсез килүне күз алдыма да китерә алмыйм. Тагын шуны әйтеп үтәргә кирәк: елга берничә мәртәбә институтыбыз Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры белән берлектә безгә ташламалы спектакль бүләк итә. Бу көннәрне аеруча түземсезлек белән көтеп алабыз, төркемдәшләр белән бергәләп ял итәбез, – ди ул.

Илүзәнең тагын бер шөгыле бар – ул кульяулык чигәргә дә оста икән.

– Әнием чиккән кулъяулыкларга кечкенәдән соклана идем. Шуларга карап, үзем дә чигәргә өйрәндем. Әмма күп вакытым түбәтәй тегүгә китә. Кулъяулыкларга күбрәк күргәзмә, ярминкә оештырган вакытта ихтыяҗ зур. Ел саен Сабантуй алдыннан яулык җыйганда авылыбыз егетләре яшь кызлардан кулъяулык сорый. Шуңа күрә ел саен Сабантуйга да бер кулъяулык әзерләп куям, – ди ул.

Илүзә – милли җанлы. Телебез бетә, китап укучылар калмады, дип тә борчыла ул. –

Матур әдәбиятны, әдәби китапларны укучылар бөтенләй юк дәрәҗәдә. Ә бит китапта – безнең тарих, безнең тел, безнең язмыш.  Менә шуның өчен гаиләдә тел мәсьәләсе беренче урынга куелырга тиеш. Туган телгә өйрәнүнең беренче баскычы гаиләдән башлана дип уйлыйм, – ди Илүзә. – Мине борчыган мәсьәләләрнең тагын берсе – яшьләрнең татар халык көйләренә, җырларына салкын каравы.  Җырлар алар – иң кадерле мирас, чөнки җырларда халкыбызның үткән язмышы, гореф-гадәте, тормыш-көнкүреше чагыла. Миллилекне саклау – үз кулыбызда. Әгәр телибез икән, без моны эшли алабыз. Татар булуыбыз белән горурланып яшәсәк иде!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү