Татарстанда коронавирусның 369 яңа очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә Татарстанда 369 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, шуларның 30ы хастаханәгә озатылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.  

Коронавирус йоктыручыларның 94е – балалар.

Казанда – 94, Чаллыда – 27, Түбән Кама районында – 21, Бөгелмә районында 20 очрак ачыкланган.

20 мартка булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 134 059 очрагы теркәлгән, 119 568 кеше (шуларның 529ы – узган тәүлектә) терелгән.


Фикер өстәү