1 апрельдән пенсияләрне 8,6 процентка индексацияләячәкләр

Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләрне 8,6 процентка индексацияләячәкләр. Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

«2022 елда социаль пенсияләрне индексацияләү күләме 8,6 процент тәшкил итәчәк. Хөкүмәтнең шул хактагы карары шимбә көнне дөнья күргән», — диелә хәбәрдә.

Индексациягә (ул 4 миллионга якын гражданга кагылачак) федераль бюджеттан 33,7 миллиард сум акча бүлеп бирү күздә тотыла. Министрлыкта искәртүләренчә, социаль пенсияләр, пенсионерның узган ел өчен яшәү минимумы арту темпларын исәпкә алып, ел саен апрель аенда индексацияләнә.

РФ Президенты Владимир Путин элегрәк билгеләп үткәнчә, билгеле бер категориягә караган гражданнарны яклау буенча барлык пособиеләр дә план нигезендә индексацияләнәчәк. 16 мартта узган төбәкләргә социаль-икътисади ярдәм чаралары турындагы киңәшмәдә дәүләт башлыгы якын арада социаль түләүләр, пенсияләр, яшәү минимумы һәм бюджет өлкәсендә хезмәт хаклары артачагы хакында хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү