Татарстан Донецк һәм Луганск республикаларыннан 50дән артык баланы кабул иткән

Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина әйтүенчә, безгә алар махсус төркемнәр белән түгел, ә гаиләләре, әбиләре, өлкәнрәк туганнары белән килгән.

Республикага балалар февраль ахырыннан кайта башлаган. Алар инде мәктәпләрдә, көллиятләрдә укый, балалар бакчаларына йөри. Донбасстан күченүчеләр Казанда гына түгел, районнарда да яши. Алар үзләренең туганнарына, вакытлыча яшәү урыннарына урнаштырылган. «Без мондый гаиләләр белән даими эшлибез. Кирәк булганда, психологлар, социаль хезмәткәрләр җәлеп итәбез. Волонтерлар – һәрвакыт алар янәшәсендә. Мондый авыр вакытларда алар балаларны кемгә караганда да яхшырак аңлый», – ди министр урынбасары.


Фикер өстәү