Кулинар училищеларны тәмамлаган егетләрне армия урынына мәктәп ашханәләренә җибәрергә мөмкиннәр

Узган ел Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе тарафыннан 436 мәктәптә тикшерү уздырылган, шуларның 57ендә хокук бозулар ачыкланган. Бу саннарны Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт һәм Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетларының уртак утырышында китерделәр.

Балалар ризыкны тәлинкәдә калдырмыйлармы, суык түгелме, меню сакланамы – мәктәпләрдә туклану сыйфатын иләк аша уздыралар. Депутатлар, туклану буенча белгечләр, әти-әниләр комитеты әгъзалары ашханәләрдә балаларның ничек ашавы турында кызыксына. Шуны әйтергә кирәк, республикада мәктәпләрендә барлыгы 450 меңләп бала белем ала. Чыдасын пешекчеләр, моның кадәр баланы ашатып бетерергә дә кирәк. Парламент Секретаре Лилия Маврина әйтүенчә, кулинар училищеларны тәмамлаган егетләрне армиядә хезмәт итүнең альтернативалары сыйфатында мәктәп ашханәләренә эшкә җәлеп итәргә мөмкин. Бу хакта Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Хәрби комиссариаты белән берлектә фикер алышырга җыеналар.
– Элек туклану сыйфатына, ризык төрлелегенә кагылышлы сораулар күп булса, бүген күбрәк техник җиһазлар, хезмәт хакы турында кызыксыналар, –диде Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова.
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина узган елның мартында Президентның мәктәпләрдә барлык азык-төлек блокларын җиһазлау бурычын куюын әйтте. Әйтик, 2021 елга 201 азык-төлек блогы төзекләндерелүгә 1 миллиард сумнан артык акча биреләчәк. Барлык мәктәп ашханәләрен яңарту өчен исә якынча 3 миллиард сум кирәк.
Бүген мәктәпләрнең 85 проценты ризыкны үзләре әзерли, калганнарында туклану башка оешмалар тарафыннан оештырыла. Барлыгы 436 меңнән артык бала кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Республика буенча туклануның уртача бәясе 51,1 сумны тәшкил итә. Бу – шәһәрдә 45,30 сум, авыл җирлегендә – 38,80 сум. Быелгы уку елыннан 1-4 сыйныф укучылары бушлай ашый. Төшке аш 53,41 сумга төшә.
Алсу Әсәдуллина өйдә белем алучы укучыларга кайнар туклану өчен компенсация механизмы юклыгын әйтте.

– Өйдә белем алучы башлангыч мәктәп укучылары өчен компенсацияне Татарстан кайтара ала. Шуңа күрә республика җитәкчелегенә өйдә укучыларгә компенсация алу өчен механизм булдырырга кирәк, –диде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова.
Шикәр чире белән авыручыларга махсус меню әзерләнә. Тиздән алар ашханәдә сәламәтлегенә туры килгән рызык ашый башлаячак.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү