БДИга үзгәрешләр кертелә

Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнары үз вакытында үткәреләчәк. Кайбер төбәкләрдә кәгазь җитмәү мәсьәләсе озакламый хәл ителәчәк. Бу хакта Россия Мәгърифәт министрлыгының Telegram каналында хәбәр ителә.

Быел рус теле, математика һәм җәмгыять белеме – гадәттәгечә, төп дәүләт имтиханының иң популяр фәннәре. Аларны тугызынчы сыйныфта укучыларның күпчелеге тапшыра. Шуңа күрә мондый имтиханнарга укытучылар һәм башка белгечләр күбрәк санда җәлеп ителәчәк. Шуны истә тотып, министрлык бу фәннәрдән имтихан тапшыру көннәрен 1дән 2гә озайткан.

Чит телләр буенча БДИ тапшыруда да үзгәрешләр бар.  Әйтик, инглиз, немец, француз һәм испан теле буенча имтиханның 39 нчы биремен кәгазьдә түгел, ә электрон рәвештә эшләргә кирәк булачак. Моннан тыш билге куюга карата да кайбер таләпләр үзгәртелгән.


Фикер өстәү