«Жи» белән «ши»ны бутама: Татарстанда БДИ дәвам итә

Укымагансың икән, үзеңә үпкәлисең. Казандагы 96 нчы гимназиядә сынау  тапшыручы егет-кызлар белем алмаган өчен берәүне дә гаепләргә җыенмый. Арада: «Мин беләм», – диючеләр дә шактый. Әлеге  имтихан тапшыру пунктына Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да килгән иде. Аның фаразлавы буенча  быел БДИ нәтиҗәләре яхшырак булачак. Билгеле булганча, 3–4 июньдә чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән БДИ тапшыра.

– БДИга әзерлек яхшы оештырылды. Бу  бер көндә генә алып барыла торган эш түгел. Укучылар  аңа ел дәвамында әзерләнде. Быел читтән торып укытуга күчмәүнең дә файдасы булыр дип уйлыйм. Укытучыларның балалар белән бергәләп эшләве, өстәмә шөгыльләнүе күрсәткечләрдә уңай чагылыр дип ышанам, – диде Илсур Һадиуллин. – Медальгә баручыларга рус теленнән  70тән дә ким балл алырга ярамый. Башка фәннәрдән минималь баскычны үтәргә кирәк. Әгәр аны үтмәсәң, медальгә өметләнә алмыйсың. Аудиторияләрдә бар яктан да камера күзәтә. Бүлмәләрне җилләтү каралган. Штабта  биремнәрне компьютердан чыгарып,  укучыларга бирәбез.  Әти-әниләргә шуны әйтәсе килә:  балалар шпаргалкадан күчерү,  коридорга чыгып, белемне хәйләкәрлек белән эзләргә тырышмасын иде. Фаҗига килеп чыккан 175 нче гимназиядән  28 укучы имтихан бирә. Россия Мәгърифәт министрлыгы белән килешеп, алар өчен  имтихан вакытын сәгать ярымга озынайттык, кайнар ризык белән тәэмин итәбез, психологик яктан да шартлар тудырдык. Бу хәсрәтне башларыннан кичергән укучыларның имтиханнарны уңышлы тапшырып, вузларга керүләрен, тормышта  башка мондый  фаҗигаләр күрмәвен теләп калабыз. Иң зур теләк шул.

Рус теле сынавы аттестат алу өчен кирәк. Аны алу өчен 24тән дә ким балл җыярга ярамый. Беренче тапкыр белемнәрен күрсәтә алмаучылар сынауны  кабат 28 июньдә тапшыра ала. Рус теленнән БДИда 16034 укучы катнашса, шуларның 15196сы – быелгы, 688е – узган елгы чыгарылыш укучылары, 150се – урта һөнәри уку йортларын тәмамлаучы студентлар. Имтиханнар 83 пунктта, моннан тыш 26сы  өйдә оештырылган.

Башкаланың  96 нчы гимназиясенә имтихан тапшырырга  күрше-тирәдәге  мәктәпләрдән килгәннәр иде.  Ишегалды укучылар белән тулган. Алар арасында кадет мәктәбендә укучылар да  бар. Оештыручылар имтиханга керү кагыйдәләрен аңлата. Бер егет, апа, балдакны сездә калдырыйм әле, дип   аны укытучысына суза.  Кулларда – шоколад. Имтихан тапшырырга килүчеләрнең кайберләре кагыйдә кабатлый, бер-берсенең белемнәрен тикшерә. Кабатласаң, хәтердә яхшырак калачак.

— Жи-шидан соң нинди хәреф языла?

— И.

— Нн суффиксы кергән нинди сыйфатларны беләсең?

–  Әлифбада ничә хәреф?

… анда 33 түгел, 32 генә  хәреф.  Максим килешмичә, үз дәлилен китерә. «Ё хәрефе Екатерина II заманында ук кертелгән, тик аны  озак вакыт кулланмаганнар», – ди ул.

– Әзерләндем бит, нигә борчыларга? БДИны катлаулы  имтихан дип уйламыйм.  Аңа 11 нче сыйныфта  гына  өйрәнә башладым. Көн саен  берничә сәгать вакытны бүлдем. Репетиторлар ялламадык. Очучы булырга хыялланам. Мәскәү  югары очучылар мәктәбенә укырга керәсем килә,  – ди Наил Мусикаев.

Эйнара Хәярова табиб булырга җыена. «Быел өйрәнергә җиңелрәк булды. Узган ел  пандемия сәбәпле, репетиторларга да бара  алмадык бит.  Укытучыларны да күрмәдек. Мин имтимханга әзер», – дип ышана Эйнара.

Алена  Плейментьеваның фикере башкачарак. БДИ психологик яктан зыян китерә дип саный ул. Шуңа күрә  имтиханны  укытучының күзенә карап бирү яклы.

– БДИ кирәкми. Ни өчен дигәндә, балалар аның аркасында тәрәзәдән сикерә, үз-үзләренә кул сала. Ни дисәң дә, имтихан җәрәхәт сала. 18 яшьтә күбебез үзенең кая укырга барасын белми. Минем хыял – юрист булу. 9 нчы сыйныф имтиханнары сәламәтлегемә начар тәэсир итте. Әле дә калтыранам. БДИдан соң мондый хәлләр кабатлануын теләмим. Онлайн дәресләр карыйм, биремнәрне мөстәкыйль өйрәндем. Репетитордан файда күрмәдем, шуңа күрә баш тарттым, – дип сөйләде Алена.

Казандагы 5 нче лицейның  рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Хәйруллина балаларны  сынауга 5 нче сыйныфтан ук өйрәтә башлый икән. Шуңа күрә  БДИ   аның укучылары өчен ят нәрсә түгел.

– Дулкынланабыз, ләкин психологик яктан барыбыз да әзер. 9 нчы сыйныфтан соң мәҗбүри имтиханнар кирәкми дип саныйм. Барлык укучылар да мәктәптән тыныч кына чыгарылсын иде. Күбесе техникумга китә, хәзер анда һөнәр сайлау мөмкинлеге зур. 10 нчы сыйныфка исә вузга керергә теләүчеләр генә  барсын.  Мәктәптә  40 ел укытам инде.  Кайбер балалар ике ел вакытларын бушка уздыра.  БДИ бирүне хуплыйм. Безнең заманда мәктәптә дә, вузда да сынау бирдек,  ике мәртәбә борчылдык.  Бүген исә  имтиханны бер тапкыр бирүдән үк вузларның ишекләре ачыла, – ди  мөгаллимә.

Сәрия Мифтахова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү