Башкаларны хурлаучыларны нинди җәза көтә?

Пәйгамбәребез: «Бер урында бер мөселманның абруй вә намусы хур ителеп, хөрмәте кимсетелеп, шунда булган кешеләр шул мөселманга ярдәм итмәсә, үзләренә ярдәм кирәкле урында Аллаһы Тәгалә дә ярдәм бирмәс. Киресенчә, бер урында бер мөселманның абруй вә намусы хур ителеп, хөрмәте кимсетелеп тә, шунда булган мөселманнар ярдәм бирсәләр, ярдәм кирәкле урында Аллаһы Тәгалә үзләренә дә ярдәм бирер», – дигән.

Нәтиҗә: бер мөселман, кирәк үз алдында вә кирәк артында, гаебе сөйләнсә, халык алдында яман аты чыгарылса, шунда булганнарның вазыйфалары шул эшкә рәхәтләнеп риза булып утыру түгел, бәлки аны аралау, ярдәм бирү. Кем дә кем шушы вазыйфаны үтәмәсә, үзенә дә ярдәм кирәк вакытта Аллаһы Тәгалә ярдәм кылмас, әгәр вазыйфасын үтәсә, кирәк вакытта Аллаһы Тәгалә үзенә дә ярдәм бирер. «Җәза – гамәл җенесеннән», «Гамәлеңә күрә җәза бирелер».

 (Риза Фәхретдин. «Җәвамигуль Кәлим шәрехе». 255 нче хәдис. 1916)

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү