Поездга билет бәясе артмаячак

“Россия тимер юллары”ның барлык маршрутлары буенча ташламалар да сакланып кала.

“Россия тимер юллары” ачык акционерлык җәмгыятендә быел пассажирларга билет бәясен арттырмаска тырышу вәгъдә ителгән. Бу хакта компания генераль директоры Олег Белозеров хәбәр итә.
Ул шулай ук РЖДның барлык маршрутлары буенча ташламаларның сакланып калачагын басым ясап әйткән. Бары тик Кырым һәм Севастополь гына чыгарма булып тора, чөнки бу юнәлешләргә башка компания – “Гранд Сервис Экспресс” поездлары йөри.
Сүз уңаеннан, Россия кино челтәрләре дә билет бәясен күтәрергә җыенмый. Кино сәнгатенең халык өчен иң популяр ял итү төре булуына бәйле рәвештә шундый карарга киленгән.


Фикер өстәү