«ВКонтакте»да Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева белән туры эфирлар башлана

«ВКонтакте» социаль челтәрендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белән даими туры эфирлар башлана. 24 мартта «Объясняем. Республика Татарстан» аккаунты эфирында беренче кунак республика яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов булачак. 

Сөләйманов республикада яшьләр программалары, яшьләрнең тормышта «үзләрен табу» мөмкинлекләре һәм авыр минутларда ярдәм сорап мөрәҗәгать итү урыннары турында сөйләячәк.

Беренче эфир 24 мартка 12.00 сәгатьтә булачак.

Тыңлаучылар эфир темасы буенча сорауларны https://vk.com/obyasnyaemrt аккаунтында трансляция астында комментарийларда калдыра ала.

Оештыручылар әйтүенчә, туры эфирлар даими рәвештә үткәреләчәк.


Фикер өстәү