Сәяхәтче-табиб Искәндәр Нурмиев: «Хыялларымны Байкалда «калдырдым»

Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә урта медицина хезмәткәре булып эшләүче, «кызыл зона»да кеше гомерләрен коткаручы Искәндәр Нурмиев турында бер язган идек инде. «ВТ» укучылары хәтерлидер: егет сәяхәт итәргә дә бик хирыс. Яшь белгеч күптән түгел Байкал күленә барып кайтты. Аңа кадәр Эльбрус тавына менгән иде. Бергә сәяхәт итүче юлдашы да бар: үзе белән һәрвакыт үзе эшләгән хастаханәнең әләмен ала.

Бер урында тик тора һәм ялын йокы туйдырып кына уздыра торганнардан түгеллеген аңладык инде Искәндәрнең. Байкал күленә сәяхәт турында тауга менгәннән соң үк уйлана башлый. Узган елның октябрь аенда тур-билет мәсьәләсен белешеп, хәл итеп куя да, февральдә хыялын тормышка ашыра.

– Байкал – илебезнең иң үзенчәлекле табигый байлыгы, планетаның иң тирән күле. Сәяхәткә махсус әзерләндем дип әйтә алмыйм. Эльбрус тавына менгәндә дә шулай булды. Төркемләп, фикердәшләр белән сәяхәт итү яклы мин. Сәяхәтем 17 февральдән 24енә кадәр дәвам итте. Казаннан Мәскәүгә поезд белән, аннан Иркутск шәһәренә 6 сәгать самолетта очтык. Әле анда 5 сәгать вакыт аермасы да бар бит. Тагын бер аерма һава торышында чагылды. Без калага килеп төшкәндә 24 градус салкын иде, коры. Татарстанда бу суыкта кулга бияләй кимичә йөреп булса, биредә берничә секундка да пирчәткәсез калу мөмкин түгел. Бармаклар тиз ката. Кешеләрнең ни рәвешле кулларын өшетүләрен аңладым инде хәзер, – дип сөйләде Искәндәр.

Яшь сәяхәтченең сәфәр вакытындагы (бәлки, тормышындагы да) төп кагыйдәсе – үзеңне бернәрсәдә дә чикләмәскә. Байкалга сәяхәте, барысын да исәпкә алып, 80 мең сумга төшкән. Хис-кичерешләр, алып кайткан илһам чыганагы бу бәягә генә тора, ди ул. Үзенчәлекле ризыкларның тәмен, кояш баешының гүзәллеге әле дә тәэсирләндереп тора икән.

– Байкалда туристлар күп. Ялгышмасам, елына 2 миллионга якын кеше шушы үзенчәлекле урынны күрергә дип махсус килә. Россиядә яшәүчеләр генә түгел, хәтта Кытайдан махсус тур белән килүчеләр очрый, – дип аңлатты Искәндәр. – Бу якларда шаманлык бик көчле бит инде. Без булган утрауларның берсендә, биредә теләгән теләк 100 процент чынга ашачак, дип кызыктырдылар. Мин дә хыялларымны шунда «калдырдым».

Биредә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешләре дә гаҗәпләндергән яшь егетне.

– 21 гасыр булса да, анда газ юк, утын ягып көн күрәләр. Утын кыйммәт тора. Тагын бер кызыкка тап булдым: мунча керәм дисәң, аренданың бер сәгате – 2 мең сум. Электр бәясе нык очсыз. Чагыштырып карасаң, тиеннәр чыга инде. Байкал – тыюлык зонасы санала, шуңа да анда су юк, анысын шәһәрдән алып киләсе. Бер карасаң, бирегә карлы як дип күзаллап барасың. Ә асылда анда кар бик аз, юк диярлек хәтта, – дип сөйләде Искәндәр. – Байкалны нәкъ тә кышын, бозын күрәсем килгән иде. Сәяхәтемнән канәгать. Ольхон утравына үзем эшләгән 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе әләмен дә алып килдем.

Сүз уңаеннан, Искәндәр әле өйләнмәгән. Киләчәктә үзе барып күргән урыннарга кабат гаиләсе белән сәяхәт кылырга тели. Хыялындагы маршрут – Россиянең башка үзенчәлекле төбәкләре һәм Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләре.

– Россия мине зурлыгы һәм үзенчәлекле урыннары белән җәлеп итә. Төркия, Мисырдагы пляжда кызынып яту  минем өчен түгел, – ди Искәндәр. – Әлбәттә, эчке туризм кыйммәткәрәк төшә, монысы белән бәхәсләшмим. Әмма үзебезне чикләп яшәмәсәк иде. Кемдә юк инде ул ипотека? Кемдә юк инде ул проблемалар? Гомер бер генә бирелгән, мәшәкатьләргә чумып кына яшәсәк, кызык булмас иде. Сәяхәт  ул – организм өчен шәп ял, арудан котылу ысулы. Шулкадәр ерак сәфәргә чыгып, үземне нәрсәдә дә булса чикләргә җыенам икән, мин ул урынга барып та тормыйм. Күңел белән ирекле булырга кирәк.

 Искәндәрдән киңәшләр 

✅Сәяхәт иткәндә синең кызыксынуыңа туры килердәй юлдашлар булсын. Сәфәр компаниянең нинди булуына да бәйле.

✅Калыплашкан фикерләрдән азат булырга кирәк. Үзең барып күрмәгән як турында начар уйлап, анда бармыйча калу – дөрес түгел.

✅География белән кызыксыныгыз.

✅Читкә баргач, милли кухняга игътибар итегез. Күп ризыкларны Татарстанда да ашап була, үзең дә пешерә аласың, әмма тарихи ватанында ризык тәмлерәк. Әмма теләсә кайда ашарга ярамый. Бигрәк тә ягулык салу станцияләрендә. Машиналар күпләп туктаган, гид, экскурсоводлар йөргән җирләргә барырга тырышыгыз.

✅Үзегез белән кирәкле даруларны йөртегез.

✅21 гасырда яшибез. Ярдәмсез калмассыз, куркырга кирәкми.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү