«Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы эшли башлый

 26 нчы мартта «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы тест режимында эшли башлаячак. Быел ул иртәрәк – язгы каникуллар алдыннан ук ачыла.

Казанлылар шәһәр панорамасы белән 32 метр биеклектән көн саен 10:00 дән 20:00 гә кадәр хозурлана алачак, ә 1 нче майдан соң күзәтү мәйданчыгының эш режимы үзгәрәчәк.

Керү түләүле. 7 яшьтән кечерәк балалар һәм ташламалы категория гражданнар (ташламага хокукны раслаучы документ күрсәткәндә) күзәтү мәйданчыгына бушлай керә ала, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы шәһәрлеләрне апрельдән кабул итте. Шулай ук ул беренче тапкыр яңа ел бәйрәмнәре чорында ябылмады. Узган сезон эчендә анда барлыгы 184 мең кеше булган.


Фикер өстәү