Сак бул, югалмасын: машина урлау очраклары икеләтә арту мөмкинлеге турында кисәтәләр

Машинага аеруча күз-колак булыр чак! Белгечләр «тимер ат»ы булганнарны әнә шулай дип кисәтә. Ник дигәндә, килеп туган вазгыять аркасында якын арада илдә машина урлау очраклары икеләтә артырга мөмкин дип кисәтә алар. Депутатлар исә машина урлауны авыр җинаятьләр рәтенә кертергә тәкъдим итә.

«Машина җитештерүче күп кенә зур халыкара компанияләр бездә эшләми башлады. Шул рәвешле хәзер машиналарга гына түгел, запчастьларга да кытлык башлануы ихтимал. Бу исә машина урлау очраклары да артырга мөмкин дигән сүз. Аларны, нигездә, запчастьларын «чүпләү» өчен урлаячаклар», – дип фаразлый «Бердәм Россия» партиясеннән Санкт-Петербург Закон чыгару Җыены депутаты Павел Крупник. Шуңа күрә ул кануннарны кырысрак итәргә тәкъдим итә. Аның фикеренчә, машина урлау авыр җинаять буларак бәяләнергә тиеш.

Иминият тармагы вәкилләре дә шул ук фикердә. Илкүләм иминиятчеләр берлеге вәкиле Михаил Порватов, угрылар кулына иң беренчеләрдән булып чит ил машиналары эләгәчәк, дип фаразлый. Әлегә аларга яраклы запчастьларны кыйммәтрәк бәягә булса да табарга мөмкин. Киләчәктә исә хәлләр тагын да катлауланырга мөмкин. Ник дигәндә, хәзер алар читтән кертелми. «Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый чакта җинаятьләр саны бермә-бер арта. Әлегә складларда запчастьлар бар. Әмма якын арада алары да бетәчәк. Бу детальләрне табуның яңа юллары ачылмый торып, аларны тиз генә кулга төшереп булмаячак», – дип фикер йөртә Порватов.

«Альфа-иминиятләштерү» оешмасыннан алынган мәгълүматларга караганда, машина угрылары пандемия чорында аеруча активлашкан. Ул чорда алар, нигездә,  Land Rover Freelander, Toyota Land Cruiser, Toyota Land Cruiser Prado машиналарын чәлдергән. Узган ел исә угрылар күбрәк Кореяда җитештерелгән машиналарга өстенлек биргән. Рәсми мәгълүматларга караганда, узган елның тугыз аенда Россиядә машина урлау очраклары, алдагы елның шул ук чоры белән чагыштырганда – 14,8 процентка, запчастьлар урлау 25,4 процентка кимрәк булган.

«Автостат» аналитика үзәге белгече Азат Тимерханов, яңа закон гамәлгә керә калса, машина урлау очраклары азмы-күпме кимер, дигән фикердә.

– Ләкин бу очракта машина хуҗалары күбрәк үзенә ышанырга тиеш. Угрылардан саклану өчен машинаны гаражда калдыру хәерле. Юкса соңгы арада күп кенә машина йөртүчеләр иреккә чыкты. Төнгә машинаны кайда буш урын тапса, шунда калдырып китә. Гараж булмаса, аны түләүле машина кую урынына куярга кирәк. Сигнализациядән тыш машинада урлаудан саклый торган механик чаралар булса да яхшы, – ди белгеч.

Россия автомобильчеләр федерациясенең Татарстан буенча бүлеге җитәкчесе Рамил Хәйруллин яңарак машиналарны иминиятләштерергә дә киңәш итә. «Тимер ат»ның кайда йөрүен телефон аша күзәтеп торырга мөмкинлек бирүче JPS-трейкер дигән җиһаз да һәр машинада булырга тиеш дигән фикердә ул.

– Болай дәвам итсә, 90 нчы еллардагы хәлләр кабатланырга мөмкин. Үткән-сүткәндә кешеләрнең машинадагы тәрәзә чистарткычларга кадәр салдырып киткән вакытларны күбебез хәтерлидер, – ди белгеч. – Нәрсәне алып була, шуңа кул сузачаклар. Иң беренче чиратта, арендага алына торган каршеринг машиналары зыян күрер дип уйлыйм. Ул бит беркемнең дә милке түгел. Аларны урлап ук китәрләр дип уйламыйм. Ә менә запчастьларын сүтеп бетерүләре бик мөмкин. Шуңа күрә законны кабул итү генә түгел, аның эшләве дә кирәк. Полиция хезмәткәрләре угрыларны тиз арада эзенә төшеп, җәзага тарта алса гына бу законның нәтиҗәсе булачак.

Илкүләм иминиятчеләр берлеге күптән түгел урлауга авырдан һәм, киресенчә, җиңел бирешә торган машиналар исемлеген төзегән. Угрылардан иң аз якланганнар исемлегенә Lada Granta, Lada Vesta, Renault Logan, Renault Sandero машиналары кергән.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү