“Роскосмос” халыкара контрактларны сумнарда төзүгә күчә

Бу хакта дәүләт корпорациясе генераль директоры Дмитрий Рогозин белдерде.

Хәзер “Роскосмос” дәүләт корпорациясе чит илләрдәге партнерлары белән контрактларны сумнарда төзиячәк. Корпорация генераль директоры Дмитрий Рогозин беренче канал эфиры аша шулай дип белдерде.

– Бөтен ил күләмендә шундый хәлләр башланган икән, хәзер без дә барлык тышкы контрактларны сумнарда төзиячәкбез, – дип билгеләп үтте ул.

Сүз уңаеннан, моңа кадәр Дмитрий Рогозин Америка Кушма Штатларының Россияне GPS навигация системасыннан өзү мөмкинлеген каравы турында әйткән иде.


Фикер өстәү