Төзелеш материалларына эталон бәя билгеләргә тәкъдим иткәннәр

Бу дәүләт төзелешләренә, әйтик, социаль һәм спорт объектларына, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләргә кагылачак.

Бөтенроссия илкүләм төзелеш сәясәте үзәге Хөкүмәткә социаль һәм спорт объектлары төзү өчен төзелеш материалларына эталон (үрнәк) бәяләрне билгеләргә тиешле бердәм федераль тәэмин итү үзәге булдырырга тәкъдим иткән. Бу хакта “Известия” яза.

Моның дәүләт төзелешләренә, әйтик, социаль һәм спорт объектлары, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр һ.б. төзүгә кагылуы күздә тотыла. Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, бердәм федераль тәэмин итү үзәге төзелеш материаллары базарын контрольдә тота, бәяләргә анализ ясый, дәүләт төзелешләре ихтыяҗын тәэмин итә башлаячак. Нәтиҗәдә төзелеш базарында катнашучы башкалар да игълан ителгән бәяләргә юнәлеш тотып эшләргә тиеш булачак.

Басмадагы мәгълүматларга караганда, федераль тәэмин итү үзәге, материалны җитештерүнең үзкыйммәтенә логистика чыгымын һәм тагын 20-25 процент күләмендә чиста табышны өстәп, материал бәясен исәпләп чыгаруга җаваплы булачак.

Сүз уңаеннан, Идел буе федераль округы төбәкләре билгеле бер товарлар бәясен дәүләти җайга салуга күчүне тәкъдим иткән.


Фикер өстәү