Чит ил компанияләре киткәннән соң 96 мең чамасы кеше эшсез калган

“Роструд” тәүлек әйләнәсе эшләүче “кайнар линия” ачкан.

Кайбер чит ил компанияләренең Россиядән китүе сәбәпле, 95,8 меңнән артыграк кеше әлегә эшләмичә торырга мәҗбүр, дип яза ТАСС. Бу хакта Федерация Советы вице-спикеры Галина Карелова палата утырышында белдергән.

— Мәшгульлек өлкәсендә көндәлек мониторинг мәгълүматларына караганда, 21 мартка 36 765 оешма (аларда барлыгы 8,4 миллион кеше эшли) эш режимын үзгәртү турында белдергән. 95 865 кеше эшләмичә торырга мәҗбүр. Мәскәү, Самара, Калуга өлкәләрендә, Санкт-Петербургта мондыйлар аеруча күп, – дип билгеләп үткән ул.

Карелова басым ясап әйткәнчә, килеп туган мондый шартларда кичекмәстән чаралар күрергә кирәк. Федераль дәрәҗәдә, шулай ук төбәкләр дәрәҗәсендә хезмәт базарында нәрсәләрнедер үзгәртү башланган да инде.

Вице-спикер сүзләренә караганда, Хөкүмәт яңа ярдәм чараларын әзерли. Ярдәм 600 меңнән артыграк кешегә кагылачак. Хезмәт базарына булышу максатында резерв фондыннан 39 миллиард сумнан артыграк акча бүлеп бирелгән. Аның күбрәк өлеше эштән җибәрелү куркынычы янаган кешеләргә вакытлыча эш урыннарын булдыру һәм иҗтимагый эшләрне оештыру өчен тотылачак.


Фикер өстәү