Иртән Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең дежур табибыннан Актаныш районының Меңнәр авылында шәхси мунчада ике кеше сөрем газы белән агулануы турында хәбәр килә.
«Татар-информ» хәбәр итүенчә, нәтиҗәдә 56 һәм 53 яшьлек ике ир-ат ис тиеп үлгән.
Һәлак булучыларның мәетләре Актаныш РҮХнең моргына китерелгән. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.