Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика бәйгеләрен үткәрә

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан Республикасының иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы”, “Татарстан Республикасының иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы”, “Татарстан Республикасының иң яхшы авыл хуҗалыгы куллану кооперативы рәисе”, “Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексында хуҗалыкның кече формаларын үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы” дигән республика бәйгеләрен үткәрү турында белдерә.

Гаризалар һәм документлар министрлыкта 24 марттан 7 апрельгә кадәр, эш көннәрендә – 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькәчә, кабул ителә. Адресы: 420014, Татарстан Республикасы, Казан ш., Федосеевская ур., 36 й., 3 кат, 307нче бүлмә.

Бәйгеләрне үткәрү буенча конкурс комиссиясе утырышы 11 апрельдә министрлыкта (420014, Татарстан Республикасы, Казан ш., Федосеевская ур., 36 й) уздырыла.
Бәйгеләрдә шәхси ярдәмче хуҗалыклар, крестьян (фермер) хуҗалыклары, авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары катнашырга мөмкин.

Җиңүчеләрне бүләкләү тәртибе һәм документлар формалары белән танышу өчен https://agro.tatarstan.ru/2022-5867569.htm сылтамасын ачарга кирәк.
Элемтәгә керү өчен телефоннар: (843) 221 76 54, 221 76 85, 221 76 55.


Фикер өстәү