ТЕСТ: Хоккей турында кем күбрәк белә икән?

  1. Хоккей ватаны кайда?

А) АКШ;

Б) Канада;

В) Шотландия.

  1. Беренче хоккей матчы кайсы елда оештырылган?

А) 1875;

Б) 1990;

В) 1940.

  1. Матч вакытында боз мәйданында бер командадан берьюлы ничә кешенең уйнавы рөхсәт ителә?

А) 10;

Б) 5;

В) 6.

  1. Буллит ул – …

А) матч тәмамлангач та, өстәмә вакытта уйнау;

Б) уенчы белән капкачының «бергә-бер» уйнавы;

В) капкачының кәшәкәсе шулай атала.

  1. Хоккей буенча беренче дөнья чемпионаты кайсы елда уза?

А) 1945;

Б) 1918;

В) 1920.

 

Җаваплар: 1) Б; 2) А; 3) В; 4) Б; 5) В.


Фикер өстәү