«Иннополис» махсус икътисади зонасы генераль директоры Ренат Хәлимов: «Киткән белгечләр Татарстанга кайтырга тели»

Мәскәү – Иннополиска күченеп кайтучылар саны буенча алдынгы. Бу хакта «Давылны ничек кичәргә һәм IT-тармакта алдынгылыкны саклап калырга» темасына фикер алышу вакытында «Иннополис» махсус икътисади зонасы генераль директоры Ренат Хәлимов әйтте. Очрашу «ШТАБ» мәйданчыгында бизнес вәкилләре, мәгълүмати технологияләр тармагы белгечләрне, яшьләр, студентлар һәм шәһәр халкы катнашында узды. 

— Иннополиска барыннан да бигрәк Мәскәүдән кайтып төпләнәләр. Бигрәк тә пандемия чорында таш каладан шәһәр читендә уңайлы шәһәрчеккә агыла башладылар. Кул сузымында гына мәктәбе, кибете, ерак йөрисе юк – урманы, чаңгы шуу базасы, башкасы бар. Иннополистагы компания хезмәткәрләренең 80 проценты Россиянең 55 төбәгеннән күченеп кайткан кешеләр, — диде ул.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада IT-тармак белгечләренең күпләп китүе күзәтелми. Соңгы мәгълүматларга караганда, 2 проценттан кимрәге генә башка җиргә күченгән. 

— Минемчә, күченү турында карарны күпләре хисси дулкын вакытында кабул итә. Бүген дә өч  кеше белән аралаштым. Кайтырга телиләр, — диде Ренат Хәлимов.


Фикер өстәү