Синоптиклар язның кайчан кире кайтачагын фаразлаган

Метеорологлар фикеренчә, суык көннәр бетеп бара.

Инде 1 апрельгә үк республикага җылы һава кире кайтырга тиеш. КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институты профессоры Юрий Переведенцев шулай дип белдергән.

– Бүген – язның иң суык көне. 1 апрельдән җылытачак – һава температурасы нульдән югары булачак, – дигән ул. Белгеч бүгенге һәм кичәге буранны бу көннәрдә Татарстанга Урта диңгездән циклон үтеп керү белән аңлаткан.

– Безгә ул бик күп кар китерде. Март аенда кар аз булды. Менә хәзер табигать тигезли, – дип билгеләп үткән Переведенцев.

Профессор апрель һәм май айларына бәйле фаразларын да җиткергән. Аның сүзләренә караганда, апрель җылы (нормадан 1-1,5 градуска артыграк), явым-төшемле булачак. Май аенда һава температурасы, нормадан тайпылмыйча, 13,5 градус чамасы тәшкил итәчәк.


Фикер өстәү