Чаллыда 25/12 йорт янында 82 яшьлек пенсионерның үле гәүдәсе табылган. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.
Карда хәрәкәтсез яткан әбине үтеп баручы хатын-кыз күреп алган һәм полиция белән ашыгыч ярдәм чакырткан.
Әлеге йортта яшәүче 83 яшьлек пенсионерның табиблар килеп җиткәнче гомере өзелгән. Ул җиденче катта яшәгән булган.