31 март  тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара резерв күчермә алу көне (Бэкап көне)

Бүген мөһим мәгълүматны саклау аеруча актуаль төс ала бара. Бэкап – ул теләсә нинди мәгълүматның күчермәсен башка берәр җиһазда саклау һәм кисәк зарарланган яки югалган очракта торгызу.

Моның өчен 31 март көне юкка гына сайланмаган. 1 апрель көнне гадәттә вирус һөҗүмнәре бик күп була һәм ул компьютерлар эшенә зыян китерә дип санала. Шуңа күрә мартның соңгы көнендә документларның, кирәкле дип саналган мәгълүматларның, күңелегезгә якын булган фотографияләрнең күчермәләрен ясап куйсагыз, әйбәтрәк булыр.

Варшава килешүе

31 ел элек (1991) Варшава килешүе эшчәнлеген туктата. Албания, Болгария, Венгрия, ГДР, Польша, Румыния, СССР һәм Чехословакия арасында дуслык, хезмәттәшлек һәм ярдәм итү турындагы бу документка 1955 елның 14 маенда кул куела.

1965 елдан Албания килешү органнарының эшендә катнашмый башлый. 1968 елда, Германия  белән кушылганнан соң, ГДР да Варшава килешүе әгъзасы булудан туктый.

1991 елның 31 мартында СССРда һәм кайбер Көнчыгыш Европа илләрендә  булып узган үзгәрешләр нҗәтиҗәсендә Варшава килешүенең хәрби структуралары юкка чыгарыла. Ә июль аенда СССР, Болгария, Венгрия, Польша, Румыния һәм Чехословакия вәкилләре килешүне туктату турында беркетмәгә кул куя.

«Мәскәү күз яшьләренә ышанмый»

41 ел элек (1981) Лос-Анджелеста Владимир Меньшовның «Москва слезам не верит» фильмы «Чит телдә иң яхшы фильм» номинациясендә «Оскар» премиясенә лаек була. Башкаланы яуларга килгән өч дус кыз турындагы әсәрне язучы Валентин Черных яза. Фильмның премьерасы 1979 елның кышында Мәскәүдәге «Звездный» кинотеатрында куела. Беренче елда ук аны  87 млн тамашачы карый. Прокатка 150 ил ала.

«Москва слезам не верит» «Оскар» премиясе алучы дүртенче фильм була. АКШта статуэтканы мәдәният мәсьәләләре буенча атташега тапшыралар, чөнки Владимир Меньшовка чит илгә чыгарга рөхсәт булмый.

Айның беренче иярчене

56 ел элек (1966) Айга беренче ясалма иярчен җибәрелә.

Т-34

82 ел элек (1940) Харьковта Т-34 танкын җитештерә башлыйлар. Беренче ике танк 1940 елның кышына әзер була. Ил җитәкчелегенә күрсәтү өчен аны үз йөреше белән Мәскәүгә алып баралар һәм кире алып кайталар. Танк үзен яхшы яктан гына күрсәтә. 1940 елның 31 мартында танкны Сталинград заводында серияләп җитештерә башлау турында боерык чыга. Т-34 Кызыл армиядә иң төп көч була.

Һава почтасы

104 ел элек (1918) СССР да беренче тапкыр һава почтасы эшли башлый.  Ул Мәскәү белән Петроградны тоташтыра.

Россиядә – беренче курорт

303 ел элек (1719) Карелиядә “Марциальные воды” дип аталган беренче курортка нигез салына.Ул Петрозаводск шәһәреннән 50 км ераклыктыгы урында табыла. Курорт бүген дә эшли. Анда дәваланырга дип чит илләрдән дә киләләр.

Эйфель манарасы

133 ел элек (1889) Эйфель манарасы ачыла.  Ул 1889 елда, француз революциясенең 100 еллыгына багышланган күргәзмә уңаеннан төзелә. Бу легендар корылманың авторы – инженер Гюстав Эйфель.Манараны төзер өчен 26 ай һәм 5 көн вакыт кирәк була.  Шул вакытка ул иң дөньяда иң биек (300,65 метр) корылма була.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 

 

 


Фикер өстәү