Ркаил Зәйдулла Тукай премиясе күләмен 3 миллион сумга җиткерүне сорап Президентка хат язган

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе күләмен арттыру тәкъдиме белән республика президентына хат язган. Бу турыда «Шәһри Чаллы» сайты хәбәр итә.

Бүгенге көндә мәртәбәле премиянең күләме 500 мең сум тәшкил итә.

«Иҗатчылар өчен бу бик аз сумма, – диде Ркаил Зәйдулла Чаллыда «Мәйдан» журналы уздыра торган Илдар Юзеев исемендәге әдәби премияне тапшыру тантанасында. – Мин Дәүләт премиясе күләмен 3 000 000 сумга күтәрүләрен сорадым».

Шул ук вакытта аның теләген тулысынча канәгатьләндерәчәкләренә бераз шиген белдерде. «Студент вакытта тулай торакта яшәгәндә кызлардан бер буханка ипи сорап керә идек. Үзебезнең бер-ике телем бирсәләр дә күңелебез була иде. Кем әйтмешли, аз бирәселәрен белсәк тә, күбрәк сорарга кирәк», – дигән ул.


Фикер өстәү