Язгы ярминкәләр 15 мәйданчыкта уздырыла

Иртәгә Казанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе уздырыла. Сәүдә иртәнге алтыдан көндезге уникегә кадәр шәһәрнең барлык җиде районында 15 мәйданчыкта алып барыла.

Ярминкәдә районнар фермерлары һәм агрохолдинглар катнаша. Анда арзанрак бәядән ярма, он, ит, балык, шикәр комы, яшелчә һ.б. сатып алырга мөмкин.

«Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләр өчен язгы ярминкә Осиново бистәсенең «Радужный» сәүдә үзәге машина кую урынында үткәрелә.


Фикер өстәү