«Өем дә юк, шәһәрем дә»: Татарстанга Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан мәҗбүри эвакуацияләнүчеләр поезды кайтты

5 яңа туган сабый, 99 бала, 168 ир-ат һәм 230 хатын-кыз. 1 апрельдә, ерак һәм берничә тәүлеккә сузылган юлдан соң, Татарстанга Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан мәҗбүри эвакуацияләнүчеләр поезды кайтты. Кайсылары – поезддан чыгуга кунакчыллык күрсәтүче республиканы рәхмәт сүзләренә күмде, кемнәр – моңсу елмайды. Артта – элеккеге тормыш, алда – билгесезлек көтә чөнки.

Шартлар тудырылган

Төннең яңа көнне менә-менә башлыйм дигән мәлендә (төнге 23.00 – авт.) Казан тимер юл станциясендә Таганрогтан поезд туктый. Волонтерлар, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре, хокук сакчылары Украина, Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан мәҗбүри эвакуацияләнүчеләрне каршы алырга әзерләнә. Вокзалны аерылышу-кавышу урыны дип беләбез. Ә бу көнне ул 502 кеше өчен билгесезлек чиген атлап чыгу урыны булгандыр. Күпләренең өс-башы да, кулларындагы төенчекләре дә әллә ни түгел. Хәер, кием-салым, әйбер кайгысымы инде аларда? Йөзләрендә – курку да, тыныч җиргә аяк басуларына куану чаткылары да, бәлки әле киләчәккә дигән өмет тә күренә… Тормышлары «кичә» һәм «бүген»гә бүленгән әби-бабай, гаилә, яшьләр, балалар һәм хәтта дүрт аяклы иптәшләрнең Татарстан җирендә җиде юл чатында ташлап калдырырга җыенмыйлар.
– Барысы да вакытлыча яшәү урыннарына урнаштырылачак. Анда барлык шартлар да тудырылган, кирәк-яраклар бар. Ихтыяҗ булса, медицина ярдәме күрсәтеләчәк, табиблар хроник чирләргә һәм коронавируска тикшерәчәк, – дип ышандырды Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин. – Алар «Санта», «Жемчужина», «Васильевский» шифаханәләре һәм «КамАЗ-жилбыт» кунакханәләрендә яшәячәк. Балалар – бакчасыз, мәктәпсез калмас, эшләргә теләге булганнарны республиканың 400 предприятиесе эш белән тәэмин итәргә әзер.
– Вакытлыча яшәү урыннарында күченеп кайтучылар өчен психолог эшләячәк. Моннан тыш, беренче көннәрдә безнең тармак хезмәткәрләре дә кизү торачак, – диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрылыгының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин.
Күченеп кайтучыларның Татарстанда күпме яшәячәкләре билгеле түгел. Аларның көнкүрешен оештыру өчен акча федераль бюджеттан бүлеп бирелә. Күченеп кайтучылар арасында мөмкинлекләре чикле кешеләр дә бар иде. Поезддан шундый 12 кеше төште. Андыйларга волонтерлар махсус коляскалар белән ярдәмгә ашыкты.

«Өем дә юк, шәһәрем дә…»

Ят шәһәргә аяк баскан кешеләрнең, әлбәттә, журналистлар белән ачылып сөйләшергә теләкләре зурдан түгел иде. Кайсылары йөзен яшерде, кул гына болгады. Ару-талчыгу да, поездның Татарстан башкаласына төнге сәгатьләрдә кайтуы да тәэсир иткәндер. Шактые утка тотылган Мариупольдән булып чыкты. Шулай да күпчелеге бер авыздан бары бер сүзне кабатлый: «Рәхмәт!». Поездда аларны бар нәрсә белән дә тәэмин иткәннәр, җылы ризык булган.
Республиканың кунакчыл буласын ишетеп кенә түгел, гамәлдә дә күрдек, диде кайсылары. Моңа кадәр Татарстан һәм аның башкаласы турында интернет һәм китаплардан укып кына хәбәрдар булганнар икән.
Артур Кириллов Казанга гаиләсе белән күченгән. Россиягә эләгү өчен шактый кыен ашарга туры килә әле аларга. 30 чакрым җәяү дә үтәләр, аннан гына махсус пунктта волонтерлар ярдәме белән күченеп китәргә мөмкинлек табалар. Артур туган ягына кайтырга җыенмый. Дөресрәге, моңа өмете юк. «Кайтырга? Анда бит шәһәр юк инде…» — ди ул.
Александр Матура – Мариупольдән. Ул да Казанда калырга җыена.
– Кайтыр өчен шәһәр кирәк, ә ул юк, димәк, кайтыр җирем дә юк. Казанда калырга уйлыйм. Алга таба нишләргә җыенаммы? Яшәргә һәм эшләргә, – ди бер чемодан белән Татарстанга күченеп кайткан әңгәмәдәшебез.
Олы яшьтәге Петр исемле әңгәмәдәш Казанга берүзе генә кайткан. Улы армиядә хезмәт итә икән, кызганыч, тормыш иптәше күптән вафат. Моңа кадәр Горловка бистәсеннән ерак булмаган шәһәрдә яшәгән.
– Хәзер минем өем дә, бернәрсәм дә юк. Әнә, бер букчам, бар байлыгым – шул. Туган җирдә нинди вазгыятьтер – белмим, – дип сүзен кыска тотты ул.
Мариупольдә яшәгән Анжела ханым шәһәрдәге атышлар турында борчусыз гына сөйли алмый. Зинаида Михайленко да – шул шәһәрдән. «Үзлектән эвакуацияләнә башлаган идек. Берничә чакрым җәяү бардык. Безнең беркемебез дә юк. Минем кызым, киявем һәм оныгым бар иде. Алар белән бер ай элемтәгә кергән юк. Юлларыбыз шул рәвешле аерылды. Татарстанда мөмкин булганча озаграк калырга уйлыйбыз», – диде ул.

Чулпан Гарифуллина

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов

Фикер өстәү