Татарстанда коронавирусның 266 яңа очрагы теркәлгән

Агымдагы елның 3 апреленә булган мәгълүмат буенча, узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 266 яңа очрагы теркәлгән. 350 кеше ковидтан терелгән.

Чир йоктырган 266 кешенең 49ы хастаханәдә дәвалана. Бу турыда республиканың Covid-19 таралуга каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр.

Иң күп авыручылар Казан (92),Чаллы (49), Яшел Үзән (15), Түбән Кама (14) һәм Лениногорск (12) районнарында теркәлгән.

Пандемия башланганнан алып Татарстанда Covid-19 инфекциясен йоктыруның 138 052 очрагы рәсми рәвештә расланган. Шул ук вакытта ковидтан 130 134 кеше терелгән.

Ике елда 1 881 кеше коронавирустан үлгән, ә узган тәүлектә дүрт кеше шул чир корбаны булган. Алар — 1959, 1956, 1940 елларда туган өч ир-ат һәм 1940 елда туган хатын-кыз.

/Татар-информ


Фикер өстәү