Чаллыда үлгәннән соң өч көн узгач әтисенең гәүдәсен улы тапкан

Яр Чаллыда үлгәннән соң өч көн узгач әтисенең гәүдәсен улы тапкан. Бу хакта «Чаллы хәбәрләре» хәбәр итә.

Алдагы көнне чаллылы, әтисе телефонын алмагач, аның янына 48 нче комплекска кайткан. Кергәч ул 61 яшьлек әтисен үле килеш тапкан.

Әтисе рәсми рәвештә беркайда да эшкә урнашмаган. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре криминаль эзләр тапмаганнар.

Суд медицина эксперты мәгълүматлары буенча, ир-атның үлеменнән соң ике-өч тәүлек узган.


Фикер өстәү