Банкротлыкка мароторий: ул ни дигән сүз?

Россия хөкүмәте 1 апрельдән кредиторлар гаризасы буенча банкротлык турында жинаять эше кузгатуга мораторий кертте.
Ул ярты ел гамәлдә булачак. Юридик кына түгел, физик затларга, шәхси эшмәкәрләргә дә кагылачак.

Бу чара кредит буенча бурычлары булган кешегә алты ай дәвамында килеп туган пробоеманы чишәргә, яңа керем чыганаклары табарга мөмкинлек бирәчәк. Хәтерләсәгез, банкротлыкка мароторий 2020 елда — пандемия чорында да кертелгән иде.
Юрист Илнур Гарифуллин сүзләренә караганда, мароторий гамәлдә булган чорда кредиторлар бурычлы затны банкрот дип таный алмый. Ләкин бурычлылар өчен бу хокук элеккечә үк саклана.
— Бәхеткә, банкротлык турындагы 127 номеров федераль канун әле дә гамәлдә. Юкса, килеп туган вәзгыять аркасында эшсезлек арту сәбәпле, күпләр айлык керемсез калырга мөмкин. Кредитның вакытында түләмәгән өчен ниләр көткәннне барыбыз да яхшы белә. Шуна күрә бу законны гамәлдән чыгарырга ярамый, — ди ул.


Фикер өстәү