2022 елның җәендә Чаллыда “Геройлар иле” лагере эшләячәк

Быел Татарстанда беренче тапкыр “Геройлар иле” хәрби-тарихи лагере узачак. Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән меңләгән бала Чаллының “Саулык” комплексына җыелачак.

Илкүләм “Мәдәният” проекты кысасында гамәлгә куелган “Геройлар иле” хәрби-тарихи лагере сменалары быел Россиянең биш төбәгендә – Киров һәм Самара өлкәләре, Татарстан, Удмуртия һәм Мордовиядә узар дип көтелә. Татарстанның яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева сүзләренчә, Татарстан бер мең баланы кабул итәчәк.

– “Геройлар иле” хәрби-тарихи лагеренда 12 яшьтән 17 яшькәчә булган барлыгы биш мең бала катнашачак. Без исә аларны Чаллыда кабул итәчәкбез. Гаризалар инде кабул ителә башлады, катнашу – бушлай, – диде ул матбугат очрашуында.

7 августтан 3 сентябрьгә кадәр Чаллының “Саулык” сәламәтләндерү комплексында ике смена үткәреләчәк. Бу турыда Чаллы башкарма комитетының Яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Ләйсән Видинеева хәбәр итте.
– Балалар барлык таләпләр һәм нормалар буенча тулысынча җиһазландырылган ике катлы уңайлы корпусларда урнаштырылачак. Инде хәзердән үк зур әзерлек бара. Без Россиянең барлык төбәкләреннән балаларны кабул итәргә әзер”, – диде ул.

Лагерьга эләгү өчен проектның рәсми сайтындагы гаризаны тутырырга кирәк. Сменаларда мәктәп укучылары, кадет сыйныфларында тәрбияләнүчеләр, хәрби-патриотик берләшмәләрдә, мәктәп матбугат үзәкләрендә һәм киностудияләрдә катнашучылар, яшь журналистлар, региональ эзләү отрядларында катнашучылар, яшь коткаручылар катнаша ала. “Укуда, спорт өлкәсендә уңышлары булган актив балаларның лагерьга эләгер өчен мөмкинлелкәре күбрәк”, – дип аңлатты “Геройлар иле” хәрби-тарихи лагерьлар дирекциясе җитәкчесе, “Эчке туризмны үстерү агентлыгы” директоры Анастасия Киселева.


Фикер өстәү