Йөрәк өчен файдалы һәм хәтерне яхшырта торган ризык турында сөйләгәннәр

Галимнәр фикеренчә, сельдь кызыл балыктан күпкә арзан булуы өстенә, аннан файдалырак та әле. Ник дигәндә, гап-гади селедкада омега-3 май кислоталары горбуша, семга яки кетадагыга караганда зуррак микъдарда тупланган. Бу хакта Медикфорум яза.

Белүебезчә, омега-3 сәламәтлек өчен бик мөһим. Әлеге май кислоталары күзәнәкләрнең сузылучанлыгын, кан үзенчәлекләрен яхшыртып, йөрәк-кан тамырларын саклый, баш мие эшчәнлеген яхшырта. Хәтта омега-3 кулланучы өлкәннәрнең хәтере яхшыруы билгеле.

Моннан тыш селедка витаминнарга һәм аксымга бик бай. 200-300 грамм балыкта тәүлеклек аксым нормасы тупланган. Анда шулай ук А, В витаминнары, аеруча В12 витамины (баш мие һәм кан күзәнәкләре ясалу өчен бигрәк тә кирәк) күп.

Сельдь балыгының тагын бер өстенлеге авыр металлар һәм токсиннар сеңдермәвенә бәйле. Тәрәч (треска), минтай һәм хек та – шундыйлардан. Ә менә тунец, макрель ише балыкларны, терекөмешне сеңдерүчән булулары сәбәпле, сак куллану киңәш ителә. Белгечләр кисәтеп әйткәнчә, эре, димәк, карт балыклардан бөтенләй баш тарту хәерле, чөнки алар озак яшәү дәверендә авыр металларны бигрәк күп сеңдергән булырга мөмкин.


Фикер өстәү