Марат Кәбиров: «Учыңдагы биш йөз сум санаулы вакыт эчендә янып юкка чыга…»

Менә учыңа унлап илле сумлык аласың да бер сәгать тирәсе шуларга карап торасың. Ярты сәгать эчендә шуларның берсе чытырдап яна башлый. Учны да пешерми инде ул, бары тик күңелнең кайсыдыр җирендә уңайсыз бер хис кенә тудыра. Тагын ярты сәгать тирәсе узуга, икенчесенә ут каба. Аннан өченчесенә, дүртенчесенә… Шул рәвешле, учыңдагы биш йөз сум санаулы вакыт эчендә янып юкка чыга. Көлен өреп төшерим дип үпкәңне тутырып суласаң, теге акчаларның хәтта көле дә калмаган. Син тирән көрсенеп куярга гына мәҗбүр буласың. Менә шундый хәлләр. Моны мистика дип әйтергә дә, фокус дияргә дә мөмкиндер. Ләкин бу – чынбарлык.

Район үзәгендәге кибетләрдә йөрим. Эш кораллары карыйм инде мин. Вак-төяген шунда, үткерли, кисә, тишә, чаба торганын. Чөнки бүген авыл җирендә алардан башка яшәп булмый. Гомумән, авыл җирендә яшисең икән,  эш коралларың үзеңнеке булырга тиеш. Элек кенә ул көрәкне бер күршедән, сәнәкне икенчесеннән алып тора идек. Хәзер алай түгел. Ниндидер нәрсә сорап керсәң, күршең иң башта сиңа хәер сорарга кергән бик фәкыйрь бер бәндәгә караган сыманрак караш ташлый. Шуннан елмайган сыман итеп, чүт кенә уйланып тора. «Ватылды бит әле ул, – дип авыр сулый аннан соң, – Фәлән-фәлән кешегә биреп торган идем, ватып кертте». Акылың булса аңлыйсың инде: икенче төрле корал сорасаң да, ул сиңа бирмәячәк. Чөнки хәзер дәвере бүтән. Үз коралың юк икән, син аны бүтәннәрдән сорап торырга да лаек түгелсең.

Газ – сумнарга, санкцияләр көчәйтелә, ашкынып кораллану көчәя

Искәрмәләр дә табыла. Югары очта бер гаилә яши. Ире дә, хатыны да эшләми инде аларның. Әниләренең пенсиясе килсә, шуны безнең чиновниклар бюджет акчасын бүлгән шикеллерәк итеп үзләштерәләр дә берничә көн бай булып яшәп алалар. Мондый чакта аларга якын бармалы түгел, алар янында үзеңне дөньяның иң ачы хәерчесе кебек тоясың. Алар алдында бөтен дөнья калтырап торырга тиеш кебек. Калтыраталар да! Хатыны бу мәсьәләдә аеруча оста инде…

Менә шуларның бер эш коралы да юк бугай. Көрәк-сәнәккә бер як күршеләренә керәләр. Балта-пычкыга – икенчеләренә. Үлән чабарга кирәк булса, өченче күршеләреннән триммер алып торалар. Хәтта чиләкләренә кадәр – кешедән. Шул рәвешле дөнья көтеп яталар, бер җирләре дә кителеп төшми. Ашыйлар, эчәләр, җырлыйлар, бииләр. Эшлиләр дә. Җир казырга кирәк булса, күршедән көрәк алалар. Бәрәңге утыртырга уйласалар – капчык. Корал-фәләнгә акча әрәм итмиләр, кыскасы. Менә шулай матур гына яшәп яткан чакта, әниләренең пенсиясе артыбрак килгән дә, болар үзләрен магнат кебек хис итеп, бөтен күршеләрен кимсетеп-рәнҗетеп ташлаганнар. Хатыны инде, бөтенесе белән дә ачы итеп талашып чыккан. Ә ире үз көрәген кире сорап кергән күршесенең ипи шүрлегенә менеп төшкән. Бу батырлык түгел инде, күршесе – инвалидлык пенсиясендә аның. Шушы кадәр кылангач, күршеләренең ачуы чыккан. Көрәк тә бирмиләр икән хәзер, сәнәк тә, башкасын да. Шуннан болар эш коралларын үзләре алырга уйлый башлаган. Кибетләр буйлап эзләп йөриләр. Иң арзанын эзлиләр, чөнки магнат кебек кыланган чакларында бөтен акчаларын диярлек бетергәннәр. Ә арзаны юк…

Һәр тиен исәптә чак: кризис чорында акчаны ничек янга калдырырга?

Моны мин бик яхшы беләм, чөнки үзем дә эш кораллары эзләп йөрим. Бер кибеткә керәм, сәнәк өч йөз илле сум тора. Арзанрагы юк микән дип, икенчесенә барсам – дүрт йөз. Шуннан, аптырап, теге кибеткә кире китәм. Һоп! Анда инде дүрт йөз иллегә менгән. «Тукта, теге дүрт йөзлеген генә алыйм, булмаса», – дип, кире борылсам – анда биш йөз. Шул рәвешле, сәгать саен диярлек бәяләр артып тора. Нәрсә алам дисәң дә шул чама. Мондый вакытта дәшми калу иң отышлысы икәнен белсәң дә күңел кычкыра:

– Янгын! Янгын! Акча яна!

Үзең генә дәшмәскә, телеңне тыярга тырышасың. Дөресе дә шул. Акырып-бакырып, дөнья болгатып йөргәнче, хәлдән чыгу юлын тавыш-тынсыз гына эзләргә кирәк. Мин шулай иттем. Һәм дөнья читендәге бер кибеттә иске бәядән сатылучы эш коралларына юлыктым. Җыйдым барсын да. Төянеп кайтып киләм. Тегеләр очрады. Зарланалар. Акчаларына туры килердәй бернәрсә дә тапмаганнар. Минем салпы якка салам кыстыралар:

– И, маладис инде син. Безгә дә биреп торырсың инде, берни дә ала алмадык бит, – диләр.

Корал бик жалкы түгел, канишны. Тик үзенең бернәрсәсе дә булмаган килеш күршеләре белән туктаусыз ызгышып торган кеше белән бик аралашасы килми. Үз балтасы булмаган адәм кеше балтасының кадерен белми ул.

Янсын, әйдә…

Марат Кәбиров


Фикер өстәү